Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Кагыйдәләрне һәркем үтәсен

Ноябрьнең өченче якшәмбесендә Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә.

Акциянең төп максаты – юл иминлеге мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, юл һәлакәтләре санын, җәрәхәтләнү һәм үлем очракларын киметү.

– Район территориясендә быел 107 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Юлтранспорт һәлакәтләренең сигезендә унбиш кеше тән җәрәхәтләре алды, өч кешенең гомере өзелде. Әлеге проблемага киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен 1420 ноябрь көннәрендә профилактик чаралар үткәрәбез. Юл фаҗигаләрендә якыннарын югалтканнар өчен Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне авыр хатирәләр белән бәйле, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

“Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова Мөслим политехника техникумында студентлар белән очрашу үткәреп, юл хәрәкәте иминлеге турында әңгәмә оештырды.

– Укучылар белән очрашканда юл иминлегенә кагылышлы статистика белән дә таныштырабыз, төрле мисаллар китерәбез. Юл иминлеге темасына видеороликлар да тәкъдим ителде. Студентлар “Без бүтән юк”, “Җәяүлеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре” исемле фильмнар карады.
Тетрәндергеч кадрлар беркемне дә битараф калдырмагандыр. Чара ахырында юл һәлакәтләре корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдык,– ди Алсу Ситдыйкова. Район мәктәпләрендә “Истәлек минуты” акцияләре уза.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына караганда, үлемгә китерүче сәбәпләр исемлегендә юл травматизмы йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан соң өченче урынга чыгарга мөмкин.

– Юл транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре – тизлекне арттыру, исерткеч эчемлекләр куллану, каршы як полосага чыгу һ.б. Күпләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәми. Быел балалар катнашында юл-транспорт фаҗигасе булып, бәхетсезлеккә тарыган яшүсмер могҗиза белән генә исән калды. Юл хаталарны кичерми – шуны онытмасак иде! – ди Айнур Хәйретдинов. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләр кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш.

– Мөслимдә быелгы җәйдә генә дә берничә урында юл билгеләре яңартылды, өстәмә калкулыклар эшләнде.
Җәяүлеләрнең юл аша дөрес чыкмавы да юл фаҗигасенә сәбәп була. Күпчелек әтиәниләр балаларының вакытны ничек үткәрүләрен
дә белми. Мөслимдә мопед һәм мотоциклларда “җилдерүче” үсмерләр дә әз түгел. Балаларының әлеге төр техника белән идарә итү хокукы булмавын белә торып, күпчелек әти-әниләр моңа “күз йома”. Бу – әтиәниләрнең балаларының сәламәтлегенә битараф булу билгесе, – ди Айнур Хәйретдинов.

Лилия Шәймиева

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев