Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Кагыйдә бозучылар үзгәрми

Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә үлемгә китерүче юл-транспорт фаҗигаләренең һәм аларда зыян күрүчеләрнең кискен артуы күзәтелә

Фаҗигаләрне булдырмас өчен, җаваплы хезмәтләр тарафыннан әледән-әле төрле чаралар үткәрелә, кисәтүнең яңа алымнары барлыкка килә.

 

Татарстан Республикасында юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар белән көрәштә узган ел яңа алым эшли башлады: юл йөрү кагыйдәләрен артык күп бозучы оешма-предприятиеләрнең исемнәрен халыкка җиткерелә.

 

ТР Министрлар кабинеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе юл йөрү кагыйдәләрен иң күп бозган оешмалар исемлеген чыгара башлады.

 

Беренче исемлеккә республика территориясендә урнашкан 82 оешма кертелгән иде. Алар арасында Мөслим районының “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы да бар. Узган ел бу оешмада эшләүче машина йөртүчеләр 108 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозган!

 

Шушы көннәрдә ТР Хөкүмәт комиссиясе 2026нчы елның беренче кварталы нәтиҗәләрен туплаган исемлекне чыгарды. Әлеге исемлеккә “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы тагын эләккән. Елның беренче өч аенда гына да әлеге оешмада хезмәт куючы машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен 28 тапкыр бозуы теркәлгән.

 

Лилия Шәймиева фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев