Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Юллар игътибар сорый!

Яңа ел ялларында җирлегебездә 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, техника механик зыян алган

Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм һава торышы начар булганда ерак юлларга чыкмаска чакыра. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта 012 телефонына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– Һава торышы начараю сәбәпле, юлларда сак булырга өндәсәк тә, гыйнвар бураннарында сәфәргә чыгучылар күп булды. 4 гыйнвар көнне Юлтимер борылышындагы юл-транспорт фаҗигасендә берьюлы өч машина бәрелеште. Җиңел машиналарның икесе белән райондашларыбыз идарә иткән. Катлаулы метеорологик шартларда машина йөртүчеләр рөхсәт ителгән максималь тизлектә түгел, ә шушы шартларда иминлекне тәэмин итәрлек тизлектә хәрәкәт итәргә тиеш. Куркыныч маневрлар ясамаска һәм каршы як полосага чыкмаска киңәш ителә, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. – Машинага утыру белән пассажирларга да, машина йөртүчеләргә дә иминлек каешларын эләктерергә кирәк. 12 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус җайланмаларда гына йөртү рөхсәт ителә.

ДАИ инспекторлары хәбәр итүенчә, быелдан машина йөртү таныклыклыгының гамәлдәге вакыты үзеннән-үзе озайтылу туктатылачак. 2022нче елның 1 гыйнварыннан 2025нче елның 31 декабренә кадәр вакыт аралыгында гамәли вакыты чыккан таныклыклар тагын өч елга, күп дигәндә 2027нче елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Моннан ары документны тиешле вакыт эчендә алыштырырга туры киләчәк.

– Юлларда иминлек тәэмин итү максатында республикада яңа юл билгеләре кертелер дип көтелә. 1 гыйнвардан юл билгеләренә һәм аларны куллануга бәйле үзгәрешләр керде. Нәтиҗәдә 60лап яңа юл билгесе барлыкка килергә мөмкин. Яңалык машина кую урыннарына, тукталышларга һәм кисәтү тамгаларына кагылачак. Аерым алганда, юл билгесе транспортны парковкада ничек куярга мөмкин булуын күрсәтәчәк. Ә юлның карлы булуы турында кар бөртеге төшерелгән юл билгесе кисәтәчәк, – ди Феликс Мәгъданов.

Республикада “Кышкы каникуллар” операциясе төгәлләнде. Профилактик чара барышында балаларын транспортта махсус җайланмадан башка йөрткән дүрт шоферга 5 мең сум күләмендә штраф салынган. Былтыр әлеге төр кагыйдәне бозган өчен штраф 3 мең сум тәшкил итә иде.

– Махсус утыргыч булып та, бала анда утырмаган һәм иминлек каешлары эләктерелмәгән булса, административ беркетмә төзелә. “Кышкы каникуллар” операциясе барышында 5 машина йөртүчегә әлеге төр кагыйдә үтәлмәгән өчен 1500әр сум күләмендә штраф билгеләнде, – дип хәбәр итә районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.

Моннан тыш бәйрәмнәрдә алкогольле эчемлекләр кулланып рульгә утырган ике рай-ондашыбыз тоткарланган. Аларның эшләре судка җибәрү өчен әзерләнә.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев