Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы узды
Иминлек

Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы узды

Район хакимиятенең актлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

Комиссия эшендә ТР эчке эшләр министрлыгының пропаганда бүлеге җитәкчесе Рамил Әхтәмҗанов та катнашты һәм иминлек мәсьәләсенә тукталды. Мөслим һәм Сарман районнары буенча юл иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова районда яңартылган юл билгеләренең балалар өчен мөһим булуын ассызыклады. Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов җирлегебездә башкарылган юл эшләренә детальле анализ ясады.

 Лилия Шәймиева фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев