Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Юл билгеләрендә үзгәрешләр бар

Район үзәгендә 45 өстәмә юл билгесе куелды.

Җирлегебездә юллар торышына зур игътибар бирелә. Асфальт юллар түшәү, тротуарлар салу гына түгел, булганнарын карап, саклап тоту буенча да күләмле эшләр башкарыла.

Узган атнада Кооператив белән Вахитов урамнары киселешендә яңа юл билгесе куелды. Шоферлар игътибарлы булсын иде.

– Мөслимдә юл билгеләре яңартылып тора. Ел дәвамында берничә урамга, юл чатларына өстәмә 45 юл билгесе куелды. Кооператив белән Вахитов урамнары киселешенә куелган яңа юл билгесе нигезендә автотранспортка бер якка гына хәрәкәт итү рөхсәт ителә. Кагыйдә бозучыларга 5000 сум штраф каралган. Вахитов урамыннан Кооператив урамына чыкканда моңа кадәр дә бер якка гына хәрәкәт итү рөхсәт ителә иде. Юл ремонты вакытында әлеге юл билгесе алынды. Юлның тар булуы да юл билгесенә төзәтмә кертүне таләп итә, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Мөслим авылының Тукай урамындагы 40нчы йорты янында “Инвалид” дигән юл тамгасы куелды. Мондый билгеләр Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе һәм гимназия янәшәсенә дә урнаштырылды. Балалар күп йөрүче һәм транспорт хәрәкәте зур булган юллар аеруча игътибар үзәгендә. Шуны истә тотып, сәнгать мәктәбе янында, Хафизов, Кооператив, Беренче, Икенче, Өченче урамнарында ясалма калкулыклар эшләнде. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 сентябрь санында укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев