Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

”Иң яхшы автобус йөртүчесе” исемле бәйге үткәрелде

Мәктәп автобуслары йөртүчеләре арасында бәйге үткәрелде.


”Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары буенча профилактика бүлеге мәктәп автобуслары йөртүчеләре арасында ”Иң яхшы автобус йөртүчесе” исемле бәйге үткәрде. 

Машина йөртү осталыгы буенча уздырылган конкурста 8 автобус шоферы катнашты. Конкурс автокласс һәм ДОСААФның Мөслим бүлекчәсе базасында узды. Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм классик тизлек маневрлары ясауда осталыкларын күрсәтте. 

1 урынга - Ришат Мусин, 2 урынга - Серенат Шәймиев, 3 урынга - Рәүфәт Хәйбрахманов, 4 урынга - Фирдәвис Рәхимуллин, 5 урынга Эльмир Шәрипьянов лаек булды.

“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” этабында иң яхшы нәтиҗәне Ришат Мусин Һәм Серенат Шәймиев күрсәтте. Автобусларны йөртүдә Рәүфәт Хәйбрахмановка һәм Ришат Мусинга тиңнәр булмады.
Барлык катнашучылар да “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Мактау грамоталарына һәм бүләкләренә лаек булды.

 Фото - Алсу Ситдиковадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев