Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

”Игътибар – балалар!” профилактик акциясе дәвам итә

Районда балаларнын юлларда иминлеген тээмин иту буенча ”Игътибар – балалар!” профилактик чарасы бара. Ул 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

 “Ләйсән” балалар бакчасы янында “Бала – төп пассажир!” исеме астында акция үткәрелде. Нәниләр шигырьләр аша юл йөрү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирделәр, үзләренең белемнәрен дә сынадылар.

Бакчаның өлкән тәрбиячесе Гөлназ Салихова, музыка җитәкчесе Лилия Заянова әзерләгән чыгышларда балаларның юл темасына кагылышлы мәсьәләләрдә аң-белемле булуларына игътибар ителде.

Өч бала тәрбияләүче, нәниләре “Ләйсән” бакчасына йөрүче Җәлиловлар гаиләсенә бүләк итеп балалар креслосы бирелде. Шулай ук рәсем конкурсында катнашкан һәр балага “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова истәлекле бүләкләр тапшырды.

Балаларын бакчага транспорт чарасына утыртып алып килүче әти-әниләр белән әңгәмәләр үткәрелде. Креслолар һәм куркынычсызлык каешларын куллану турында мәгълүмат җиткерелде.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев