Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Язгы каникуллар” операциясе үтте

Профилактик чара барышында рейдлар “Бала – төп пассажир” исеме астында узды.

Мөслимдә “Язгы каникуллар” операциясе үтте. Профилактик чара барышында рейдлар “Бала – төп пассажир” исеме астында узды. Операция барышында балаларын транспортта махсус җайланмалардан башка йөрткән алты шоферга административ беркетмәләр төзелгән. “Машиналарында махсус кресло булып та, баласын анда утыртмаган, иминлек каешын эләктермәгән тагын биш шоферга РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.6 маддәсе нигезендә 1 мең сум штраф салынды. Ә “Җәяүле” операциясе барышында җәяүлеләргә юл бирмәгән ике шоферга административ беркетмәләр төзелеп, 1500-2500 сум күләмендә штраф билгеләнде. Светофорның кызыл утына чыккан, юл уртасыннан барган, җәяүле кичүе булып та, юлны дөрес чыкмаган 10 җәяүле шулай ук җавапка тартылды”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
 

Фото "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев