Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Яшел елан”га алданмагыз

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләмәгән гражданнар административ җаваплылыкка тартыла. Бу төр кагыйдә бозучылар белән аерым эш алып барыла. Апрель аенда гына да ДАИ инспекторлары ике ай штрафларын түләмәгән 12 шоферны тоткарлаган. Алар РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә җавапка тартылачак.

Суд карары нигезендә шундый бер райондашыбыз – ун тәүлек “утырып” чыгарга, җиде кеше штрафны икеләтә арттырып түләргә мәҗбүр булды. 
– Ел башыннан алкоголь кулланган 27 шофер тоткарланган. Алкоголь кулланып руль артына утырган бер райондашыбыз – берничә ай элек суд карары белән машина йөртү таныклыгыннан ел ярымга мәхрүм ителгән кеше. Кылган гамәле, күрәсең, сабак булмаган, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Минутлык ләззәткә алданып, “яшел елан” колына әйләнгәнен күпләр абайламый да кала.
– Март аенда тоткарланган бер егет, ДАИ инспекторларыннан качмакчы булып, машина багажнигына кереп утырды. Руль артындагы егетнең машина салоны аша багажникка качуы кызык та, кызганыч та. Тагын шунысы кызыклы: спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина йөртүчеләр төшемле эштә эшли, һөнәрләре сәфәрләр белән бәйле, – ди Феликс Мәгъданов.
Узган ялларда алкоголь кулланган килеш тоткарланган 1968 елгы райондашыбыз үзенең хаклы булуын исбатларга тырышып: “Туган көнем иде бит! Бер генә “ярты” эчкән идем, җибәрегез инде”, – дип инспекторга ялына. ДАИда теркәлгән видеоязмаларда алкоголь кулланган шоферларның барысы да диярлек башта үзләренең эчмәгәнлекләрен аңлатырга тырыша. Аннары әкренләп һөҗүмгә күчә: “Син минем кем икәнне беләсеңме?”, “Фәләнгә шалтыратам хәзер”. Бу сүзләрне күп ишеткән ДАИ инспекторларының беркетмә тутыра башлаганнарын күргәч: “Җибәр инде, абый”, – дип ялына башлыйлар. 
– Берәр чара, бәйрәм булса, табын түренә аракы куймый калмыйлар. Дуслар, туганнар бер-берсен шулкадәр сыйлый ки, аякларында басып тора алмасалар да, рюмкага үреләләр. Кибетләр хәзер адым саен, барысы да алкоголь белән сату итә. Кеше нигә эчмәсен?! Көмешкә куып сатучылар да байтак, – ди райондашыбыз Рәзилә Галиуллина.
Җирлегебездә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә теләмәгән машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр дә бар. Рейдлар барышында теркәлгән иң күп хокук бозулар – шоферларның иминлек каешын эләктермәве һәм балаларны махсус креслодан башка йөртүе. Узган атнада “Иминлек каешы” операциясе вакытында – 52 (!) шоферга, “Тонировка” профилактик чарасында 5 машина йөртүчегә административ беркетмәләр төзелгән. Юлны дөрес урында чыкмаган сигез җәяүле административ җаваплылыкка тартылган.

Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев