Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Янгыннар саны арткан

Республика территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында видеоконференция режимында брифинг узды. Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.

ТР дәүләт инспекторының янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Максим Трущин хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда 2,5 мең янгын чыккан. Бу – 2023 елның шушы чоры белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк, дигән сүз. Республиканың 33 районында янгыннар саны арткан. Алар арасында Мөслим районы да бар.
– Янгыннарның төп сәбәбе коры үлән һәм чүп яндыру белән бәйле. Янгыннарның яртысы шул сәбәпле чыккан. Административ комиссияләр территорияне коры үләннән һәм чүптән вакытында чистартмаган өчен 1500гә якын административ эш кузгатты. Нәтиҗәдә меңнән артык татарстанлы административ җаваплылыкка тартылды
Хәзерге вакытта республикда 1850 янгын сүндерү бүлеге бар, аларда 11 меңнән артык волонтер исәпләнә. Алар 660 ирекле янгын сүндерү командасына һәм 1190 ирекле янгын сүндерү дружинасына бүленгән. Бу подразделениеләр 911 торак пунктка оператив рәвештә килеп җитә ала.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында

Лилия Шәймиева

Вильям Тайбактин фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев