Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

«Янгын хәбәрчеләре» кеше гомерен саклый

Янгын сүндерүчеләр йортларга автоном «Янгын хәбәрчеләре» (Пожарные извещатели) урнаштырырга киңәш итә.

Янгын сүндерүчеләр йортларга автоном «Янгын хәбәрчеләре» (Пожарные извещатели) урнаштырырга киңәш итә.

Аларның батарейкаларын үз вакытында алыштырып тору шарт. Соңгы елларда район буенча 1000 нән артык "Янгын хәбәрчесе" ялгыз яшәүчеләр, күп балалы, авыр хәлдәге гаиләләрнең  йортларына, фатирларына  бушлай куелды. Ни кызганыч, йорт хуҗаларының бу җайланмага  салкын каравы, батареясы утыргач алмаштырмаулары, гомумән, алып ташлаучылар да бихисап булуы ачыкланды.

Кечкенә «Янгын хәбәрчесе» төтен барлыкка килү белән кычкыра башлый һәм шуның белән кеше гомерен коткарып кала ала.

Бу җайланманы һәркем мөстәкыйль рәвештә урнаштыра ала. Аны янгын сүндерү бүлекләреннән ( Мөслимдә 123 номерлы янгын сүндерү бүлегеннән), көнкүреш товарлары кибетләреннән алырга мөмкин. Бәясенә килгәндә, 450 сумнан башлана.

Үз тормышыбызга һәм якыннарыбызга битараф булмыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев