Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Яңа законнарны беләсезме?

Гыйнварда ДАИ хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләде. Үзебезнең инспекторларга ярдәмгә Казанның баш ДАИ идарәсе хезмәткәрләре дә кушылды.

Халык телендә “читләр” дип йөртелүче ДАИ экипажлары атна дәвамында Мөслимдә кизү торды. Уртак тырышлык белән, алкогольле эчемлекләр кулланып, транспорт белән идарә иткән ун райондашыбыз тоткарланды.

– 2023 ел юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы берничә яңалык алып килде. Юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен үзгәрешләр кайбер юл билгеләренә, мобиль чараларга кагыла. Март аеннан юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә “шәхси мобиль чаралар” дигән аңлатма  кертеләчәк. Сүз гидроскутер, электросамокат һәм электроскейтбордлар турында бара. Яңа кагыйдәләр нигезендә барлык шәхси мобиль чаралар да велосипед һәм җәяүлеләр юлыннан, хәтта тротуардан йөрергә хокуклы, – ди районның ДАИ инспекторы Феликс Мәгъданов.
Авырлыгы 35 килодан җиңелрәк мобиль чараларга тротуардан йөрергә рөхсәт ителә. Алар юлның уң ягыннан йөри алачак. Тизлек сәгатенә 25 чакрымнан артмаска тиеш. Юлларда самокатта йөрүче кеше сурәте төшерелгән яңа билгеләр барлыкка киләчәк. Мобиль транспорт чаралары руле артына 14 яшь тулгач кына утырырга мөмкин. 
Быел район юлларында берничә урында яңа билгеләр куелачак һәм ясалма калкулыклар эшләнәчәк. Ясалма калкулыкларның берсе Әлмәт яклап Мөслимгә кергәндә, ягулык станциясе тирәсендә булдырылачак. 
Светофорларда да үзгәрешләр көтелә. Хәзер аларда янып-сүнеп ала торган аерым секция барлыкка киләчәк. Шул рәвешле машина йөртүчеләрне алар борылачак юлда яшел сигнал яначагы һәм анда җәяүлеләр булырга мөмкин икәнлеге хакында кисәтәчәк.
– 2023 елда электрон машина йөртү таныклыгы гамәлгә керә. Электрон хокукларны махсус алырга кирәкми. Моның өчен “Авто дәүләт хезмәтләре” кушымтасын телефонга йөкләргә һәм әлеге кушымтага пластик машина йөртү таныклыгыннан белешмәләрне кертергә кирәк. Система мәгълүматны ЮХИДИ базасы белән чагыштыра һәм раслау җибәрә. Электрон машина йөртү таныклыгын күрсәтү өчен машина йөртүчегә, кушымтага кереп, QR код алырга кирәк. Инспектор планшет ярдәмендә кодны “укый”. Код эшләмәсә, укылмаса, шофер гадәти машина йөртү таныклыгын күрсәтергә тиеш була, – ди Феликс Мәгъданов.
Хәзерге вакытта сервис тәҗрибәле эксплуатация режимында эшли, шуңа күрә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре документларның төп нөсхәләрен таләп итәргә хокуклы. Киләчәктә бу яңалыкка шоферлар теләп кушылачак дигән фикердә ДАИ инспекторлары.

Ел башыннан иминлек каешын эләктермәгән – 51, балаларын транспортта автокреслодан башка йөрткән – 3, тонировкалы тәрәзәләр белән йөргән – 7, светофорның кызыл утына чыккан – 1, каршы як полосага чыгып хәрәкәт иткән 1 шоферга административ беркетмәләр төзелгән.

Лилия Шәймиева

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев