Гаиләләр белән профилактик эш дәвам итә
Ата-аналар һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында инструктажлар үткәрелде
“Торак” операциясе барышында гаиләләр белән профилактик эш дәвам итә. “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дә бу чаралардан читтә калмый. “Узган атнада үзәкнең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре белән берлектә социаль яктан ДАИ куркыныч хәлдәге гаиләләргә ведомствоара рейдлар үткәрдек. Ата-аналар һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында инструктажлар үткәрелде, автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеге тикшерелде. Рейдлар вакытында иминлек буенча махсус белешмәлекләр дә тапшырылды”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлге инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото - Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев