Иминлек

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанда 26 меңгә якын коенырга теләүчеләрне көтәбез

Коену урыннарының 19ы – елгаларда, 25е күлләрдә һәм буаларда ясалган

Татарстанда Качману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтү көннәрендә 26 меңгә якын кеше сулыкларда (бәке, махсус урыннар) су коенырга тели. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бүлек башлыгы Регина Гаязова бу хакта менә нәрсәләр сөйләде:

– Муниципаль районнардан килгән белешмәләрне анализладык. Сулыкларда һәм купельләрдә, шулай ук 1,5 метрга кадәр тирәнлектәге чишмәләрдә су коену урыннары республиканың 37 муниципаль берәмлегендә оештырылачак. Андый урыннар барлыгы 108 урында эшләнәчәк.

Коену урыннарының 19ы – елгаларда, 25е күлләрдә һәм буаларда ясалган. Шулай ук су коену өчен 1,5 метрга кадәр тирәнлектәге чишмәләрдә 64 купель җиһазландырылган. «Арча, Саба, Баулы, Чүпрәле һәм Казанда 1 метрга кадәр тирәнлектәге чаннарда су коену планлаштырыла. Тик алар коену урыннарының гомуми исемлекләренә кертелмәгән», - дип өстәде Р.Гаязова.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев