Ел башыннан җирлегебездә бер янгын теркәлде
Иминлек

Ел башыннан җирлегебездә бер янгын теркәлде

2 гыйнвар көнне Мөслим авылының Урожайная урамындагы шәхси хуҗалыкта мунчага ут кабып, бинага өлешчә зыян килде

2 гыйнвар көнне Мөслим авылының Урожайная урамындагы шәхси хуҗалыкта мунчага ут кабып, бинага өлешчә зыян килде. Янгынның сәбәбе – электр чыбыгындагы кыска ялганыш. Мунча иминиятләштерелгән, тикшерү эше бара. “Янгыннар күп очракта кеше факторына һәм иминлек кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле. Йорт-җирегездә электр үткәргечләрен алыштырганда белгечләргә мөрәҗәгать итегез!” – дип кисәтә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Фото – Илнар Идиятов 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев