Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Быел юлларда 161 кеше һәлак булган

2026 елның алты ае эчендә республикада 1540 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән

2026 елның алты ае эчендә республикада 1540 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән! Аларда 161 кеше һәлак булган, 1867 ке-ше төрле дәрәҗәге тән җәрәхәтләре алган. Иң күп теркәлүче юл-транспорт фаҗигаләренең төп төрләре: каршы як юл полосасына чыгу, һава шартлары начар булу сәбәпле юлдан төшеп китү һәм җәяүлеләрне бәрдерү, ди ДАИ хезмәткәрләре. 

Алты ай эчендә җәяүлеләр катнашындагы 72 юл-транспорт фаҗигасендә 1 кеше һәлак булган, 73 җәяүле төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 

– Җәяүлеләр – юл хәрәкәтенең тулы хокуклы, әмма иң зәгыйфь катнашучысы. Алар да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Юл-транспорт фаҗигасе булганда, беренче чиратта җәяүлеләр зыян күрә. Шуңа “светофорның яшел уты янды” яки “мин – җәяүлеләр юлында, машиналар миңа юл бирергә тиеш” дип, ашыкмагыз. Гомерегезне куркыныч астына куймагыз, автомобильләрнең туктап беткәнен көтегез, – ди РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов.

Хәрәкәт иткәндә, төп игътибар юлда булырга тиеш! Колакчыннар аша җыр тыңлап, үзара яки телефоннан сөйләшеп бару игътибарны читкә юнәлтә, ди белгечләр. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар куллану мөһим. Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрендә 61 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 17 июль саныннан укыгыз.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев