Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Бруцеллез тагын баш күтәрә

Татарстанда терлекләрдә тагын бруцеллез авыруы ачыкланган. Бу юлы Кайбыч районының Иске Чәчкап авылындагы малларга зыян килгән. Узган елгы ике очрактан аермалы буларак, монысында авыру шәхси хуҗалыклардагы малларны да аямаган. Районыбызда әлеге авыруны кисәтү максатыннан гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы булды.

Утырышта ТР Ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелегенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы Айрат Галимуллин катнашты. Сүз терлекләрне бруцеллез һәм ящур авыруларыннан саклау турында барды.

Айрат Галимуллин сүзләренчә, бруцеллез Кайбыч районының Иске Чәчкап авылында биш шәхси һәм бер фермер хуҗалыгында ачыкланган.

– Фермер хуҗалыгындагы 51 терлекне һәм шәхси хуҗалыклардагы барлык терлек Кайбыч сугым цехына озатылачак. Әлеге хуҗалыкларда малларны бетерү, торакларны дезинфекцияләү кирәк. Төп бурыч – авыру таралырга юл куймау. Бруцеллезның кешеләргә йогу куркынычы да булгач, хуҗаларны да тикшерәчәкләр, – диде Айрат Галимуллин.

Узган елның ноябрендә Удмуртиядә мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит теркәлгән булган. Шуны истә тотып, башка өлкәләрдән терлек алып кайту – ТР Баш ветеринария идарәсе, юл маршруты “Россельхознадзор”ның Татарстан идарәсе белән килешеп эшләнергә тиеш.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 1 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев