Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Берәүгә дә ышанмагыз!

Мошенниклар алдау юлы белән урлашуның нинди генә ысулларын кулланмый

Атна саен диярлек барыбыз да кырыкалдарлар белән аралаша. Кемгәдер алар телефоннан шалтырата, икенче берәүләргә дәүләт хезмәтләре порталы аша зыян сала.

– Мошенниклар турында даими искәртеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүчеләр һаман да бар. Быел җирлегебездә 43 мошенниклык очрагы теркәлде. Узган елның шушы чорында бу күрәсткеч 36 иде. 43 очракның 22се – дәүләт хезмәтләре порталы аша мәгълүмат алу, кредитлар рәсмиләштерү белән бәйле, – ди район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев.

Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, соңгы арада халыкны инвестицияләр кертергә тәкъдим итеп алдый башлаганнар. Шул рәвешле акчаны икеләтә арттыру мөмкинлегенә ышанып, халык булган акчасыннан да колак кага.

– Мошенниклар – бик оста психологлар. Җинаятьчеләр стресс факторын эшкә җигәргә тырыша. Мәгълүмат сезгә тикшерелмәгән чыганактан килә икән, тынычлык саклагыз, стресска бирешмәгез! Сезгә басым ясарга омтылалар, куркыталар, түземсезлек күрсәтәләр икән, трубканы кую яхшырак. Мошенниклар белән никадәр озаграк сөйләшсәгез, шәхси мәгълүматны, хәтта акчагызны югалту мөмкинлеге дә шулкадәр күбрәк, – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең штаб инспекторы Эльза Вахитова.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 8 ноябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев