Банк картасын чит кешегә биргән өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр
Республикада дропперлык — исәп-хисап счетларыннан акча урлау һәм криминаль керемнәрне легальләштерү белән шөгыльләнүче затларның активлашуы күзәтелә. Районыбызда әлеге төр җинаятьләр теркәлмәсә дә, хокук сакчылары уяулыкны югалтмаска чакыра
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең оператив эш буенча урынбасары Ирек Бакыев аңлатканча, банк картасын табыш алу ниятеннән чит кешегә тапшыручылар закон каршында җавап тотачак. Мондый гамәл кылган затка карата РФ Җинаять кодексының 187 маддәсе нигезендә:
- биш елга кадәр мәҗбүри эш;
- яки 300 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф;
- яки алты елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
«Законсыз гамәлләр башкарган очракта, карта хуҗасы да җинаять җаваплылыгына тартыла», – дип искәртте Ирек Бакыев.
Фото: Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев