Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Балаларны креслода йөртмәүче шоферларга машинада алга таба хәрәкәт итүне тыярга мөмкиннәр

Балаларны автокреслода йөртмәүче шоферларга автомобильдә алга таба юлын дәвам итүне тыярга мөмкиннәр.

 Машина хуҗасына, автомобильдән төшеп, җәмәгать транспортына күчеп утырырга туры киләчәк. ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов «Татар-информ» агентлыгында балалар арасында юл-транспорт травматизмына багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Без шундый вариантны карыйбыз – әгәр машина йөртүче баланы автокреслога утыртмаса, аңа автомобилендә алга таба юлын дәвам итүне тыячаклар. Дүрт юл һәлакәтендә балалар төрле тән җәрәхәтләре алган, чөнки машинада автокресло булмаган. Әйтик, 8 июльдә Зәй районында булган авариядә бер бала зыян күргән. Әгәр ул автокреслода утырса, анда тырналган эз дә булмас иде», - диде Гарипов.

ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы сүзләренчә, машинада автокресло кагыйдә бозучы беркетмә төзүдән кача алмасын өчен түгел, ә баланың иминлеге өчен кирәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/balalarny-kresloda-iortmauce-soferlarga-masinada-alga-taba-xarakat-itune-tyyarga-momkinnar-5874249

Фото Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев