Әзер булып  торыйк!
Иминлек

Әзер булып торыйк!

15-16 март көннәрендә районда команда-штаб укулары үтте.

“Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы” идарә органнары һәм көчләре белән узучы команда-штаб өйрәнүләрендә ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, газ хезмәтләре, электр челтәрләре җәмгыяте катнашты. 
– Өйрәнүләр язгы ташуны исән-имин үткәрү максатында, әзерлекне тикшерү йөзеннән оештырыла. Торак пунктларны, социаль-икътисадый объектларны табигый янгыннардан саклау буенча да өйрәнүләр уза, – ди район Башкарма комитет җитәкчесенең инфрастуктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.
Өйрәнүләрдә янгын-коткару подразделениеләренең шәхси составы, “Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы”ның территориаль подсистема көчләре катнашты. Укулар РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының комплекслы планы нигезендә үтә. 

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев