Артык кызыксыну да алдануга китерә
Ел башыннан җирлегебездә 11 мошенниклык очрагы теркәлде
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кисәтүенчә, Россиядә узган елның сентябрендә һөҗүм башлаган Троян вирусы да активлыгын киметми. Әлеге вирус банклардан килгән белдерүләр астында “яшеренә”. Зарарлы код Андроид операцион системасын зарарлый һәм кулланучыларны акча күчерү турындагы ялган хәбәрләргә ышанырга мәҗбүр итә.
– Һөҗүм телефонга вирус йоктырудан башлана. Еш кына бу банктан килгән хәбәр рәвешендә электрон почта аша җибәрелгән фишинг сылтамасы була. Троян сылтамага басу белән активлаша һәм зарарлы код эшли башлый: экранда төрле кушымталар ачыла, банк счетларыннан акча күчерү турында ялган хәбәрләр килә. Алга таба корбанга үзен банкның иминлек хезмәте хезмәткәре дип таныштыручы кеше шалтырата. Ул телефонга мошенниклар үтеп керүе турында хәбәр итә һәм акчаны ашыгыч рәвештә “куркынычсыз счет”ка күчерергә киңәш итә, – ди Фәрит Сәлахов.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кырыкалдарларның кәсепләрендә дропперлар куллану куркынычы турында да кисәтә. Дропперлар – мошенникларга үзләренең банк реквизитларын тәкъдим итүчеләр.
– Мондый финанс пирамидалары кешегә зур зыян китерергә мөмкин. Корбаннар айлар буе бөтен акчаларын аларга бирәләр, бурычка керәләр, күчемсез милек саталар, ә тозакка эләккәннәрен аңлаганда, “ярдәм” тәкъдим итүче яңа мошенниклар барлыкка килә. Мошенниклардан саклану өчен чит кешеләргә паспорт, банк карталары мәгълүматларын, смс-кодларны әйтмәгез! Акчаны таныш булмаган счетларга күчермәгез! Таныш булмаган адресатлардан килгән хатларны һәм сылтамаларны ачмагыз! Шикле шалтыратуларны алмагыз, смс-хәбәрләрне укымагыз! Счетлар буенча операцияләр турында хәбәрдар булу өчен банктан смс-хәбәр җибәрү ысулын кулланыгыз, – ди полиция хезмәткәрләре.
Дәүләт тарафыннан яклауга килгәндә, кредитлар алуга үз-үзеңне тыюны көйләп була. 2025 елдан россиялеләр “Дәүләт хезмәтләре” яки күпфункцияле үзәк аша үзләренә кредит, займ һәм кредит карталары алуны тыя ала. Мошенниклар кармагына эләккәндә, кичекмәстән картаны блокка куярга, булган хәл турында банкка хәбәр итәргә һәм полициягә гариза бирергә кирәк.
Наилә Нәбиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев