Артык кызыксыну да алдануга китерә
Ел башыннан җирлегебездә 11 мошенниклык очрагы теркәлде
Мошенникларның җитди куркыныч тудыруын берәү дә инкарь итмәс. Аларның гамәлләре финанс средстволары, шәхси мәгълүматлар югалуга, психологик стресска һәм башка тискәре нәтиҗәләргә китерә.
– Җинаятьчеләр счетлардан акча урларга, шәхси мәгълүматлар ярдәмендә кредитлар рәсмиләштерергә, моның өчен банк карталарын, парольләрне, шәхси язышу мәгълүматларын урларга мөмкиннәр. Быел теркәлгән 11 мошенниклык очрагында райондашларыбызга җәмгысе 570 мең сумлык зыян килде. Кайбер очракларда мошенниклар мәгълүматларны урлау яки банк счетларына керү өчен зарарлы программалар куллана. Мошенниклар еш кына психологик алымнар куллана: корбанының туганы, әти-әнисе авыр хәлдә дигән сылтау уйлап таба. Корбаны капкыннан чыгып китә башлавын сизеп алган очракта янауга да күчәләр. Мошенниклар бернәрсәдән кыенсынмый, манипуляция алымнарын бик яхшы кулланалар, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 елның 29 апрель саныннан укыгыз.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев