Иминлек

Алданмагыз, акчаны кире кайтару бик авыр

Быел җирлегебездә 45 мошенниклык очрагы теркәлде.

Быел җирлегебездә 45 мошенниклык очрагы теркәлде. Узган атнада Октябрь авылында яшәүче бер ир-егет акчасыннан колак каккан. “Ул алдарларга 340 мең сум акча күчергән. Мошенник үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып: “Исәп-хисап счетыгыздан акча үзләштерергә телиләр”, – дип, видеошалтырату аша элемтәгә кергән. Банк, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре социаль мессенджерлар аша элемтәгә керми. Алданмагыз, акчаны кире кайтару бик авыр”, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев