Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Җәяүле” профилактик операциясе бара

Ул 25 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Мөслимдә “Җәяүле” профилактик операциясе бара. Ул 25 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. “Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре күбрәк тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. ЮТФ күпчелек очракта киемдә яктылык кайтаручы элементлары булмаган җәяүлеләр аркасында килеп чыга. Машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юл-транспорт фаҗигаләре куркынычын киметү өчен кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Җәяүлеләр – тротуарлар яки җәяүлеләр юлыннан, ә алар булмаганда,  юл кырыеннан йөрергә тиеш,” – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
14 гыйнвар көнне Мөслим – Вәрәшбаш юлында юл-транспорт фаҗигасе булды. “ВАЗ-2112” автомобиле шоферы, каршы як полосага чыгып, каршыга килүче “Лада-Гранта” машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә “ВАЗ”ның пассажиры авыр тән җәрәхәтләре ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев