18 урлашу очрагы теркәлгән
Урлашу очраклары арткан. Тиз генә акча юнәтергә теләүчеләр урлашып көн күрә. Урлаган әйберне сату икеләтә җинять саналса да, кыек юлга басканнарны бу куркытмый
– 20-21 октябрьдә район үзәге белән нефть кудыру станциясе арасындагы су резервуары коймасын салдырып киткәннәр. Каракның кем булуы әлегә билгесез, тикшерү эше бара. Бу эш буенча нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала. Анонимлык гарантияләнә, акчалата бүләк тә каралган, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бакыев.
Койма 2015 елда коелган. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, ун ел эчендә койманы өч мәртәбә салдырып киткәннәр! Башта койманың арткы яки ян-як өлешләрен салдырсалар, бу юлы алгы өлешеннән 55 данә калайны урлаганнар!
Төзелеп килүче объектлар да каракларны ымсындыра. Кеше юклыктан, урамнарның аулакта урнашуыннан файдаланып, “җайсыз” яткан әйберләрне “урнаштырырырга” гына торалар. Мөслим авылының Тынычлык урамындагы яңа салынган гараждан “Ямаха” көймә моторын урлаганнар. “Имин ишегалды” республика программасы нигезендә куелган күзәтү камералары каракның Тойгелде авылыннан читкә китмәвен күрсәтә. Бүгенге көндә мисал итеп китерелгән әлеге ике факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 14 ноябрь саныннан укыгыз.
Наилә Нәбиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев