17 гыйнвардан “Каршы як полоса” операциясе старт алды
Узган ел 38 машина йөртүчегә каршы як полосага чыккан өчен штраф билгеләнде
17 гыйнвардан “Каршы як полоса” операциясе старт алды. Алда барган транспортны тиешсез урында узып китү бик күп юл һәлакәтләренә китерә. Фаҗигаләрне булдырмау максатында уздырылучы профилактик чара 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. “Узган ел 38 машина йөртүчегә каршы як полосага чыккан өчен штраф билгеләнде. Каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү – иң куркыныч маневрларның берсе. Аның һәр очрагы сагаерга мәҗбүр итә. Әйтик, юлның таулы урыннарын үткәндә, кискен борылышларда юлны күрү мөмкинлеге кими. Шуңа, алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламавына инанырга һәм кагыйдәләрне үтәргә тиеш”, – дип кисәтә
районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев