Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Игелек

Илгиз Исламов Мөслим хастаханәсенә медицина җиһазлары бүләк итте

Быел ул 1 миллион 500 мең сумлык медицина җиһазлары алып бирде

Игелек эшлә дә суга сал, ди халык. Шулай да халкыбыз игелекле ул-кызлары турында белергә тиеш. “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов хастаханәгә даими ярдәм күрсәтә. Быел ул 1 миллион 500 мең сумлык медицина җиһазлары алып бирде.

– Мин Мөслимдә туып-үстем. 61 ел шунда гомер итәм. Әти-әнием гомер буе шунда яшәде. Туганнарым, якыннарым, классташларым, дусларым шунда яши. Хәлемнән килә икән, нигә ярдәм итмәскә?! Ярдәм итәргә мөмкинлегем бар һәм мин моны теләп эшлим. Күпчелек райондашларыбызның шәһәргә яки чит илгә барырга мөмкинлеге юк. Яңа җиһазлар табибларга дөрес дигноз куярга, вакытында дәваланырга ярдәм итә. Мин моңа бик сөенәм һәм тагын ярдәм итәсем килә башлый. Ярдәмгә мохтаҗларга булышуымның әҗер-савабын күреп яшим, – ди Илгиз Исламов.

Ярдәм итеп башкаларны сөендерүдән дә зуррак шатлык була алмыйдыр. Илгиз Исламов, үзе алып биргән җиһазларның гамәлдә кулланылуын күрер өчен, район башлыгы Альберт Хуҗин белән бергәләп яңа җиһазларны карады, табиблар һәм авырулар белән аралашты.

– Илгиз Исламов быел хастаханәгә заманча стоматология җиһазлары, видеоларингоскопия өчен югары технологияле система, кан ою тизлеген тикшерү өчен анализатор һәм башка кирәкле җиһазлар алып бирде. Аларның ничек эшләвен игәнәчебезнең үзенә дә күрсәттек. Яңа җиһазларның барысы да кайту белән үк кулланылышка кертелде. Яңа җиһазлар табибларның эшен җиңеләйтеп кенә калмый, авыруларга төгәл диагноз куярга һәм дөрес дәвалау билгеләргә дә ярдәм итә. Без бөтен коллективыбыз һәм барлык мөслимлеләр исеменнән Илгиз Исламовка һәм аның гаиләсенә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.

Хастаханәгә анестезиология өчен кирәкле җиһазлар да кайткан.

– Илгиз Исламов ел саен хастаханәгә ярдәм күрсәтә. Быел да аның ярдәмендә кирәкле медицина җиһазлары кайтты, алар авыруларны дәваларга ярдәм итә. Без бик шат! – ди гомумпрактика табибы Рамил Морзаханов.

Мөслим хастаханәсенең җиһазлар белән тәэмин ителеше буенча республикадагы башка хастаханәләргә үрнәк булуы районда сәламәтлек саклау өлкәсенә игътибарның зур булуын дәлилли. Ә җирлегебездә Илгиз Исламов кебек иганәчеләр булу – үзе бер бәхет. Игелек эшләр өчен башка берни түгел, олы йөрәк кенә кирәк, диләр. Игелекле гамәлләр кылу өчен күңел киңлеге, намусның чиста булуы да мөһим.

Рәмилә Сәләмова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев