Һәр чынаякта җылылык
Игелек

Һәр чынаякта җылылык

Мөслим гимназиясенең 5а сыйныфы укучылары картлар йорты өчен үлән чәйләрен төреп әзерләде

"Балалар җәй көне хуш исле үләннәр — бөтнек, мелисса, ромашка, сары мәтрүшкә җыеп куйганнар иде, ә хәзер аларны матур пакетларга игътибар белән төреп чыктылар.

Мондый инициативалар балаларда мәрхәмәтлелек, өлкән буынга ихтирам тәрбияли һәм башкалар турында кайгыртуның мөһим роль уйнавын аңларга ярдәм итә. Ә өлкән кешеләр өчен мондый кечкенә, ләкин җылы бүләкләр чын шатлык чыганагы булып, алар турында онытмауларын һәм кайгыртуларын искә төшереп торачак", - дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән.

 Фото – Мөслим гимназиясеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев