Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Игелек

Һәр бала бәхетле булсын!

“Мизгел” яшьләр үзәгендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе үтте.

Чарага аз керемле, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балалар чакырылган иде. 1 сыйныфка баручы 29 балага тантаналы шартларда мәктәп букчалары тапшырылды, шулардан 11 баланың әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша.

Мәктәп портфельләрен әзерләүдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, “Агромастер” җитештерү компаниясе, “Таттелеком” җәмгыятенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Марсель Әһлиев һәм башка райондашларыбыз катнаша.

– Кызым 1 сыйныфка бара. Ике атнага ял алып, махсус хәрби операциядән кайттым. Командирыма рәхмәт, хәлемә кереп, тагын биш көн ял бирде. Кызымны җитәкләп, 1 сыйныфка озатачакмын. Белем көне кызым күңелендә якты истәлек булып сакланыр. Башка балалар әти-әниләре белән килгәндә, кызымның күңеле кителмәс. Бу – бала өчен генә түгел, әти-әни өчен дә истәлекле вакыйга бит. Һәр балага уңышлы уку елы телим, кызыклы белем дөньясына сәяхәт ныклы белем белән үрелеп барсын! – ди махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2025 ел 22 август санында укыгыз

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев