Татарстанда 2024 елгы дуңгыз гриппы эпидемиясенең кабатлануы ихтимал дип фаразлана
Бу турыда «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә Дмитрий Лопушов белдерде
Татарстанда 2024 елгы дуңгыз гриппы эпидемиясенең кабатлануы ихтимал дип фаразлана.
Эпидемиологлар фикеренчә, Татарстанга дуңгыз гриппы дулкыны киләчәк. Бу турыда «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов белдерде.
«Без 2024-2025 елларда күзәтелгән H1N1 гриппы эпидемиясен көтәбез – ул дуңгыз гриппы. Ул бик тиз тарала һәм еш кына үпкәләрне зарарлый, шуңа күрә үпкә ялкынсынуының авыр формалары килеп чыгуы мөмкин», – дип әйтте Лопушов.
Табиблар хроник авырулары булган кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә, йөкле хатыннарга һәм кечкенә балаларга прививка ясатырга кирәклеген ассызыклый.
Нет комментариев