Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды
Чарага кунаклар буш кул белән түгел, күчтәнәчләр белән килгән
Өлкәннәр көне уңаеннан Баланлы авылында оештырылган бәйрәм чарасында авылның өлкән буын вәкилләре бергә җыелып, матур мохиттә аралашты, чәй табыны артында вакытларын күңелле итеп уздырды.
"Чарага кунаклар буш кул белән түгел, күчтәнәчләр белән килгән. Табынга үз өлешен кертергә теләүчеләр дә булды. Разия Җиһаншина һәм Ләйсирә Шәйхрамова акчалата ярдәм күрсәтсә, Илнур Гайсин белән Гүзәл Мансурова күчтәнәчләр алып килгән. Бәйрәм табынын әзерләүдә Флүзә, Ландыш һәм Лена зур тырышлык куйды.
Күркәм очрашу җылы аралашу, ихлас теләкләр һәм күтәренке кәеф белән узды. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, һәркемгә бәхетле һәм кадерле өлкәнлек насыйп итсен!" – дип хәбәр итә Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова.
Фото – Фәния Хафизовадан.
Нет комментариев