Өлкәннәр ункөнлеге

Мөслимдә Өлкәннәр көне уңаеннан китап укучылар конференциясе узды

Ул китапханәгә күптән түгел генә кайткан «Хәзерге заман татар хикәясе» исемле җыентык белән танышуга багышланды

Гөлназ Җәлилова фотосы.
Гөлназ Җәлилова фотосы. 

Район үзәк китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан "Кеше гомере – үзе бер китап" исемле китап укучылар конференциясе узды. Ул китапханәгә күптән түгел генә кайткан "Хәзерге заман татар хикәясе" исемле җыентык белән танышуга багышланды. Китап 2025 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. Анда 30 татар язучысының кеше тормышының барлык фасылларын һәм чиксез күп борылышларын үз эченә алган 30 хикәясе урын алган. Антология тулы бер буынның, тулы бер чорның рухи көзгесе саналырга хаклы.

Гөлназ Җәлилова фотосы.
Гөлназ Җәлилова фотосы. 

Чарада әлеге җыентыкта "Соңгы дәрес" исемле хикәясе (сүз уңаеннан, әлеге әсәрнең төп герое прототибы – Роза Низамова) урын алган халык язучысы Фоат Садриев, китап сөюче райондашларыбыз, мәктәп укучылары катнашты.

Гөлназ Җәлилова фотосы.
Гөлназ Җәлилова фотосы. 

Кичәдә Роза Низамова, Әлфия Измайлова, Клара Фатыйхова, Рәмилә Дәүләтова Рәмзия Габделхакованың "Яңгырдан соң", Ринат Мөхәммәдиевнең "Мөҗәһит абыйдан сәлам", Марсель Галиевнең "Китү", Фоат Садриевның "Соңгы дәрес" хикәяләре буенча чыгышлар ясадылар, китапханә хезмәткәрләре әсәрләрдән иң тәэсирле өзекләрне укыдылар. "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы әгъзалары Мөнир Ситдыйков һәм Альберт Латыйпов чараны җырлар белән бизәде.

 

Гөлназ Җәлилова репортажы.


Нет комментариев