Мөслимдә ел башыннан исерек килеш рульгә утырган 13 шофер тоткарланды
Мировой суд каршына баскан Мансуров профилактика максатыннан уздырылган “Тоннель” операциясе барышында тоткарланган
Руль артында спиртлы эчемлекләр кулланып йөргән райондашыбыз, ДАИ инспекторлары туктатып, машина йөртү таныклыгын сорау белән йоклап киткән. Суд залында әлеге ир-егет спиртлы эчемлек куллануының сәбәбен хатыны белән аерылышуына бәйләп аңлатты.
– Мин бер әйбер дә хәтерләмим, анттыр менә! Рульдә чынлап та мин идемме соң? Күп эчсәң, шулай инде ул, – диде Мансуров, үкенүен белдереп.
Мировой судья ир-егетнең гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да күрсәтте. Видеоязмада Мансуровның ДАИ инспекторлары белән сөйләшкәндә йоклап китүе аермачык күренә. Хәрәкәтләрендәге таркаулык ир-егетнең аек булмавын дәлилли. Мансуровның канында спирт күләменең нормадан күбрәк булуын, алкотестердан тыш, район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән лаборатор анализлар да раслаган.
Административ җинаять кылганы өчен Мансуровка суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Нет комментариев