Октябрь аена халык сынамышлары
Октябрь — көзнең икенче ае. Халык аны төрлечә атый. Айның тагын бер атамасы — «пычрак»: ул озакка сузылган яңгырлардан килә. Октябрьдә агачлар төрле төсләргә бизәнеп, яфракларын коя башлый
1 октябрь — әгәр бу көнгә торналар җылы якка очып бетсә, Покрауда (14 октябрь) беренче суыкларны көт. Ә бүген җылы булса, 2 ноябрьгә кадәр һава суытмый.
2 октябрь — бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.
3 октябрь — бу көнне җил көнчыгыштан яки көнбатыштан исә — яңгыр була, көньяктан исә — җылы, төньяктан исә — салкын килә.
4 октябрь — бүген һава нинди, киләсе 4 атна да шундый була.
5 октябрьдә каен яфраклары тулысынча коелмаса, кар соң ява.
6 октябрьдән чын салкын көз — елның өченче фасылы башлана.
7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын була.
8 октябрь — бу көнне беренче кар яуса, 21 ноябрьдә кар ята.
9 октябрь — бүген беренче кар яуса, ә чия агачында бер яфрак та калмаса, кыш тиз җитә.
10 октябрьдә көннәр коры булса, кыш әле тиз генә килми.
11 октябрьдә куяннар соры тунын алыштырмаса, кыш әле ашыкмый. Коры яфраклар җиргә кире ягы белән ятса, киләсе ел мул була.
12 октябрьдә күктә йолдызлар күп булса, кыз коры килә.
13 октябрь — каен һәм юкә Покрауга кадәр «чишенеп» бетерсә, ел уңай килә. Әгәр берничә яфрак кына калса, кыш суык була.
14 октябрь — Покрау. Бу көнне төшкә кадәр көз, төштән соң — кыш. Покрау нинди, ел шундый.
15 октябрь — көн яңгырлы булса — кыш суык килә. Җил көньяктан иссә — кыш җылы була. Явым-төшем булмаса, күк йөзе чиста булса, тиздән суыта.
16 октябрь — соры болытлар түбән йөзсә, көн бозыла.
Наилә Нәбиева фотосы.
Нет комментариев