Бүлешә белергә кирәк
“Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов гемодиализга йөрүчеләр өчен “Газель” алып бирде
– Бер райондашыбыз, әтисенә гемодиализга йөрергә кирәк булуын әйтеп, транспорт белән ярдәм итүебезне үтенде. Алты кешене йөрткәнне, җиденчесен генә калдырмабыз, дидем. Хәлне аңлаткач, Илгиз Зәкиевич үтенечемне кире какмады, сигез кеше сыярлык машина алу өчен акча күчерде. Илгиз Зәкиевич – башкалар кайгысына битараф булмаган киң күңелле кеше, олы җанлы иганәче! Халыкны кайгыртып, кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтеп яши. Игелекле эшләре турында кычкырып йөрмәве, тыйнак булып калуы белән сокландыра. Рәхмәт сезгә, Илгиз Зәкиевич! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Бөерләре эшләмәүче райондашларыбыз сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә Яр Чаллы хастаханәсенә гемодиализга йөри. Авыруларны “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе шоферы Фагыйль Нуриев йөртә.
– Илгиз Исламовны райондашларыбыз алтын йөрәкле иганәче буларак белә. Бүгенге гамәле белән ул киң күңелле, мәрхәмәтле булуын тагын бер кат раслады, – диде шофер Фагыйль Нуриев. – Сәламәтлектән дә кадерлерәк нәрсә юк! Гемодиализга баручыларны хастаханәгә йөртеп, аларның гомерен озынайтуга ярдәм итә алам икән, сөенәм генә. Авырулар да, бөерем эшләми дип, төшенкелеккә бирелми, тормышка оптимистларча карыйлар.
Кызганыч, гемодиализ аппараты безнең районда юк. “Аллага шөкер, машина белән алып баралар, алып кайталар. Дәвалануны вакытында алганга гына кеше кыяфәтендә йөрибез. Бөер эшләмәсә, үлдең, дигән сүз. Алга таба да якты, матур көннәрне күреп яшисе иде! Тормыш бик матур бит!” – ди гемодиализга йөрүче
райондашларыбыз.
– Башкаларга булыша алам һәм мөмкинлегем бар икән, нигә әле ярдәм итмәскә?! Игелекле гамәлләрне “кычкырып” эшләргә яратмыйм, ул чакта аның ихласлыгы югала кебек. Минем ярдәмем кемнедер үлем тырнагыннан йолып кала икән, моңа ничек сөенмисең?! Ахирәт тормышына беркемнең дә мал-мөлкәт төяп киткәне юк, бүлешә белергә, башкалар хеленә керә белергә кирәк, – ди Илгиз Исламов.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев