Биектау районы махсус операция зонасына ике тонна гуманитар ярдәм җибәргән
Биектау районы хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен илтеп тапшырган

Биектау районы хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен илтеп тапшырган.
Ике тонналы йөкне билгеләнгән урынга Казаклар авыл җирлеге башлыгы Рамил Сафин һәм Дөбъяз авыл җирлеге депутаты Ильяс Бариев илткән. Аларның юлы Северодонецк, Луганск, Донецк һәм Мариуполь аша узган.

Йөк хәрбиләрнең мөрәҗәгатьләре нигезендә формалаштырылган. Шулай ук хәрби егетләргә туганнарыннан шәхси посылкалар да тапшырылган. Якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр дә үз өлешен керткән.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Катлаулы чор безнең җәмгыятьне берләштерде. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча хәрбиләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыя. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт», - диде ул.
Фото: ТР Биектау районы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев