Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Игелек

Барысы да җиңү хакына

Мөслимдә яшәүче Ринат Җәлилов һәм Алмаз Солтанов яраланган хәрбиләр өчен коляскалар ремонтлый

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, шау-шу куптармыйча, яудагы егетләргә ни кирәген белешеп, тып-тын гына ярдәм итүче кешеләр күп. Яудагыларга гына түгел, госпитальләрдә яралардан сызланып ятучы егетләргә дә ярдәм кирәк бүген. Аяк-кулсыз калганнары аз түгел. Андагы хәлләрне үз күзләре белән күргән кешеләрнең берсе дә читтән күзәтеп, битараф йөри алмыйдыр. Рай-онда актив эшләп килүче хәрби берләшмәләр ветераннары МХОдә катнашучы егетләргә ярдәм итүне үзләренең изге бурычы дип саный.

Мондый ярдәмне Мөслим районының Германиядәге совет гаскәрләрендә  хезмәт иткән ветераннары быел берничә тапкыр оештырды. Егетләрнең соравы буенча, алар кадак-пычкы, электродлар, эретеп ябыштыру агрегаты, машина фильтрлары, җылы оекбашлар, перчаткалар җыеп, сигез дистәдән артык окоп шәме ясап, сохари киптереп җибәрделәр. Тартмаларга Мөслим урта мәктәбе укучылары язган ихлас хатлар да салынды.

Егетләргә ярдәм итү уе белән янып йөргәннәр өчен тормыштагы нәни генә очрак та зур эшләргә илһам бирергә сәләтле. Локаль сугыш ветераннарының Мөслим бүлеге җитәкче Айдар Габидуллин яраксыз хәлгә килгән дистәгә якын инвалид коляскасына очраклы рәвештә тап була. Аларны ремонтлау идеясе белән Ринат Җәлиловка мөрәҗәгать итә. “Җыя алсагыз, барысын да бирәм, алып китегез, егетләр өчен бернәрсә дә кызганыч түгел”, – ди металл базасы җитәкчесе Раушан Вәлиев.

Сүтеп җыю – вак эш. Вакыт, сабырлык һәм матди чыгымнар да сорый. Ринат Җәлилов бу эшкә бик теләп алына. Аңа Әфган сугышы ветераны Алмаз Солтанов та кушыла. “Тугыздан дүртне булса да җыярбыз, берничә кешегә ярдәм итә алсак та әйбәт бит”, – дип башланган шөгыль бик вакытлы һәм кирәкле зур эшкә әверелә. Егетләрнең коляскалар төзәтүен ишетеп, Әмәкәй авылыннан Мияссәр Шәрипов Германиядәге совет гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннарның Мөслим төркеме җитәкчесе Рамил Бәдретдиновка үзендә булган дүрт инвалид коляскасын биреп җибәрә. Алмас Латыйпов Нарат Асты авылында яшәүче Айдар Фәхрануровтан – өч, Хәмзә Сафин үзендә булган бер колясканы алып килә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 14 ноябрь саныннан укыгыз.

Фото – Ринат Җәлилов һәм Алмаз Солтановның шәхси архивыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев