Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Игелек

Баланлылар ярдәмсез калдырмый

Баланлы авыл җирлеге махсус хәрби операция башлангач та бер йодрыкка тупланды

Авылның клуб мөдире Фәния Хафизова җитәкчелегендә кыз-апалар бүген дә егетләргә ярдәм әзерләү белән мәшгуль.

Без килгәндә дә эшнең кызган чагы иде. Фәния апа эретеп алып килгән парафинны махсус калай банкаларга тутырдылар.

“Консервланган яшелчәләрдән бушаган калай банкаларның ян-якларын бөгү эше шактый вакытны ала. Ярдәм итәргә теләгән кеше мондый банкаларның җайлы формада ачылганын алып килсен иде!” - дигән теләкләрен белдерде волонтер кызлар. Бүген алар 200 данә шәм әзерләде.

Җирлектә махсус капчыкларга чәй тутыру эше дә бара. Бүгенгәчә уңган кызлар 500дән артык кечкенә пакетларга шифалы үлән чәйләре тутырып куйганнар.

Токмач кисүне дә онытмыйлар. Сохарилар әзерләп, башка кирәк-яракларны барлап кына тора уңган апа-кызлар.

 Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев