Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Игелек

Авыл хатын-кызлары махсус операциягә ярдәм итә – тегү, ризык, дисбеләр белән!

Хатын-кызларыбыз арасында башка авыллардан да килеп ярдәм күрсәтүчеләр бар

Җәмигъ мәчетенә йөрүче абыстайлар һәм өлкән апалар һәрдаим махсус хәрби операциягә ярдәмнәр әзерләп җибәрәләр. Шушы көннәрдә китәчәк ярдәм йөгенә дә алар үзләреннән саллы өлеш кертәчәкләр. Бүген мәчеттә 5 тегү машинасы бар. Бирегә килүче хатын-кызлар бүгенге көндә җәймәләр һәм ир-атлар өчен эчке кием тегү белән мәшгульләр. Хатын-кызларыбыз арасында башка авыллардан да килеп ярдәм күрсәтүчеләр бар. Тойгелде авылыннан Нурия Гыйльфанова - шундыйларның берсе. Һәр ярдәм йөге киткән саен әлеге апаларыбыз көче белән хөрмә төшеннән ясалган дисбеләр, тәм-томнар һәм коры душ тутырылган күчтәнәчләр озатыла. Дисбеләрне баланны авылыннан Илһамия Гәрәева күпләп ясап китерә. Райондашалрыбыз тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәме белән алынган тәмле ризыклар да батыр егетләребезгә бирешмәскә, көчле булырга ярдәм итә.

Фото – видеодан алынды 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев