Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшел Мөслим

Туялар “күлмәк кия”

Мөслимдә 2015 елда утыртылган туяларга – 7-8 яшь. Араларында яңартылганнары да бар.

Кипарислар семьялыгыннан булган туялар һавага фитонцидлар бүлеп чыгара, дәвалау үзлегенә ия. Алар шаулап-гөрләп үскән Кырым һавасын сулар өчен акча түләп ял итәргә барабыз хәтта! Безнең як табигате өчен ят булган туя агачын үстерү – четерекле шөгыль. Кыска яшь туялар язгы кояш нурларына бик сизгер. Туры караучы кояш хәтта кыш көне дә аларны бик тиз яндырып, корытырга сәләтле. Пушкин урамының үзәк өлешендә туялар ачык урында – иркенлектә үсә, яннарында күләгә ясардай агачлар юк. Шуңа күрә алар аерым игътибар сорый. 
“Яшелләндерү һәм төзекләндерү” унитар предприятиесе эшчеләре быел да туяларны каплады. Бу максатта предприятие берничә ел дәвамында камыш саламыннан үзләре үргән чыпталарны куллана. Камыш белән каплау ысулына үз тәҗрибәләре аша килгәннәр. Ябылган туяга кояш нурлары туры төшмәскә, әмма һава үтәргә тиеш. Моңа кадәр изоспан белән дә ябып караганнар, әмма бу ысул нәтиҗә бирмәгән, туяларның ылысларына кояш зыян китергән. Мешковина да кулланганнар. Әлеге ысул әйбәт, әмма ул да ботак формасына зыян китерергә мөмкин. Камыш саламнан үрелгән япмалар иң кулае булып чыккан: күләгә дә ясый, һава да үткәрә. Ни дисәң дә, табигый материалга җитми инде!
– Кар аз яву, эшләр кимрәк булу һәм берничә көн дәвамында кояш туры карау сәбәпле, быел туяларны гыйнварның икенче яртысында ук ябарга булдык. Китапханә тирәсендәге туялар үсеп китте. Алар күләгәле урында үсә, шуңа күрә узган ел аларны капламадык. Туялар бирешмәде, быел да зыян күрмәсләр, дип ышанабыз. Үзәк урамдагы туяларны ике ел капларбыз әле, көчәеп китсәләр, каплыйсы булмас. Кечкенәләрен карап торасы булачак, – ди “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” унитар предприятиесенең теплица участогы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова.
Туя – 250 ел яшәргә сәләтле агач. Төрләре күп сыман тоелса да, бакчачылыкта һәм ландшафт дизайнында көнбатыш туясы һәм складчатая дигән төрләре генә үстерелә. Район үзәгенә шуларның “Смарагд” сорты утыртылган. Башка урыннарда “Брабанды” сортын да күрергә мөмкин. Искиткеч матур декоратив һәм дәвалау үзлекләренә ия әлеге агач-куаклар бик күп еллар тирә-юнебезне ямьләр, дигән өмет бар. Җирлегебездә белемле һәм үз эшләренә чын күңелдән бирелгән фидакарьләр эшләгәндә бигрәк тә. 

Гөлназ Җәлилова

Айзилә Мөхәмәтҗанова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев