Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшел Мөслим

Май чүлмәге тышыннан билгеле

Чисталык һәм тәртипне үзебездән башлыйк.

Соңгы дистә елда җирлегебездә әйләнә-тирәне чистарту, тәртипкә китерү буенча күп эшләр башкарылды. Мөслимебезнең төзекләндерелмәгән, каралмаган, тазартылмаган җире калмады диярлек. Әйләнә-тирәбез искиткеч матурланды.

Бүген Мөслим үзәгендә, авылларда яшәүчеләр чүп-чарга батып яткан вакытларын онытып баралар. Урамнарыбызда яшь агач-куаклар үсә, бик күпләр капка алларын чәчәк клумбалары белән бизи. Яздан башлап көзгә кадәр чәчәкләр белән бизәлгән паркларда, урамнарда ял итеп йөрүче мөслимлеләр һәм кунакларны күрү –  бүген гадәти күренеш.

Безнең татар халкында бар яхшы әйбергә киртә куя торган “әмма” дигән бер сүз бар, менә шул сүз җөмләгә килеп керсә, димәк, нинди дә булса кимчелек телгә алыначагы көн кебек ачык. Бу очракта да нәкъ шулай.

Урам буйлап әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып барырга да өлгермисең, я ихата алды чүп үләннәренә батып утырган йортка, я ишек төбе үк чүп-чар белән тулган шәхси кибет алдына килеп чыгасың. Әле ул ихата эчендә, әбиләребез әйткәндәй, дала хәтле йорт утыра. Анда оста куллы ир-ат яшәгәне көн кебек ачык. Әмма ни сәбәпледер, капка төбен чистартырга, чабарга гына оныткан? Әллә инде кирәк санамаган, “минем эшем “ түгел янәсе. Ә кемнең эшесе соң ул синең ихата алдыңны чистарту? Бу урында кемнәрдер “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” оешмасы бар бит, кемдер авыл җирлеге эше, дияр. Әле шушы оешма яисә аның вәкиле килеп капка төбенә йөк аударса яисә нинди дә булса казу эшләре башкарса, бу хуҗалар әллә кайчан чыгып җитәрләр иде.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр арасында әле һаман да чүбен теләсә кая чыгарып ташлаучылар очрый. Югыйсә, күпфатирлы йортларның ишегалларына чүп контейнерлары урнаштырылган. Бар да сал гына! Көн саен ул контейнерлар чистартылып тора.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 4 август санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев