Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшел Мөслим

Яшәрә, яшелләнә

Мөслим авылында “Яшел Мөслим” акциясе кысаларында 3200дән артык агач утыртылды.

Җирлегебезне яшелләндерү дәвам итә. Бу көннәрдә районда миләш, алмагач, юкә, тирәк, чыршы, карама үсентеләре утырттылар. Бу эштә оешма-предприятие коллективлары да катнашты. – Колхоз урамында “Миләшкәй” балалар бакчасы белән Мөслим урта мәктәбе коллективы миләш агачлары утыртты. “Тамчы” йөзү бассейны территориясенә юкәләр ямь бирәчәк.
Биредә бассейн һәм спорт мәктәбе хезмәткәрләре эшләде. Район үзәк хастаханәсе үз территориясенә – карама, мәдәният хезмәткәрләре Татарстан урамында 38 төп мамыксыз тупыл агачлары утыртты, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Район газ хезмәте эшчеләре Гагарин урамында – юкә агачлары, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиесе хезмәткәрләре проку- ратура бинасы янына һәм Яшьләр урамында юкә, карама агачлары утыртты.
Җирлегебезне яшелләндерүгә район башлыгы Альберт Хуҗин, район активы, ветераннар да үз өлешен кертте – Кооператив урамында, иске зират янында алмагачлар утыртылды.
Мәктәп укучылары, волонтерлар да “Яшел Мөслим” акциясендә катнашырга теләк белдерде. Яшьләргә агач утырту буенча инструктаж үткәрелде. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре эш кораллары һәм үсентеләр белән тәэмин итте.
Мөслим урманчылыгы да урман фондын тулыландыру максатында ел саен посадкаларга каен, нарат, чыршы үсентеләре утырта. Язгы чорда урманчылар 14 гектар мәйданда агачлар утыртты. Көннәр салкынайткач, урманчылар чыршы һәм нарат күркәләрен җыярга керешәчәк. Быел республика урман хуҗалыгы тарафыннан бер тонна нарат- чыршы күркәләре җыю бурычы куелган.
Мөслим урманчылары орлыкны эшкәртү өчен Минзәлә урман хуҗалыгына озата. Алар, үз чиратында, орлыкны киптереп, Усы, Актаныш, Минзәлә урманчылыкларына кайтара.

– Урманнарны саклауга зур игътибар бирәбез. Ел саен зур мәйданнарда агач утыртабыз, скверлар һәм аллеялар булдырабыз, территорияләрне яшелләндерү буенча эш алып барабыз, – ди Мөслим урманчылыгы җитәкчесе Рәфил Асылгәрәев.
Районга 2500 төп пузыроплетник үсентесе дә кайтты. Алар Мөслим урамнарын һәм “Кояшлы Ык” ял зонасын бизәячәк.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев