Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшел Мөслим

Эшкә бирсәң чын күңел

Мөслимнең кайбер оешма-предприятиеләре җәйге чорда мәктәп укучыларын вакытлыча эш урыннары белән тәэмин итә.

 Районның яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе дә җәйге каникулларда балаларны эшкә ала.

- Безнең оешмага эшче куллар кирәк, балалар ярдәм иткәнгә сөенәбез., – ди районның төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасының участок җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова.
– Июнь аенда төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятисендә 27 яшүсмер эшли. Мөслим төзелеш оешмасында – 5, Мөслим электр челтәрләрендә 2 бала хезмәт куя. Иске Карамалы авыл җирлегендә – 5, Баланлыда 1 бала эш белән тәэмин ителде. Июль аенда 30 бала вакытлыча эш урыннарын табачак. 
– Үзең эшләп тапкан акчаның һәр тиене исәптә. Узган җәй эшләп алган акчамның бер тиенен дә тотмадым. Әлеге акчага быелгысын да кушып, кәрәзле телефон алырга телим, – ди Зилә Әһлиева.
Авыл җирлекләрендә дә укучыларның хезмәт отрядлары оештырылды. Балалар чәчәкләргә, агачларга су сибә, чүп утый, өлкәннәр белән бергә юл буйларын чистарта, баганаларны агартуда катнаша. 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 16 июнь санында

Лилия Шәймиева

 Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев