Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшел Мөслим

Дөрес итеп ял итегез!

Яз, җәй көннәрендә халык аеруча табигатькә тартыла. Саф һавада ял итүне кем генә яратмый икән?! Тик ел саен шул бер проблема күзәтелә: табигатьтә ял иткәннән соң, халык үз артыннан чүпләрен алмый китә. Аларның чүбен башкалар җыярга тиеш булып чыгамыни?

Җирлегебезнең чисталыгына һәрдаим зур игътибар бирелә. Чистарту эшләрендә “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе вәкилләренең хезмәте зур. Бу көннәрдә әлеге оешма коллективы эшләүче укучылар белән берлектә Катмыш авылының ял итү урынын чүпләрдән арындырырга җыелды.

– Шактый күләмдәге чүпне җыештырдык, тиешле урынга урнаштырдык. Чиста урынга килеп утыру рәхәт бит, һәркем килешер. Кеше җыелган урында һәрвакыт күңелле була. Шуңа күрә үзебез ял итәсе урыннарны сакларга, артыбыздан җыештырып йөрергә һәркем өйрәнсен иде! – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Авыл халкы да үз җирлекләрен чиста тотар- га тырыша. Районыбыздагы авылларның берсе – Вәрәшбаш авыл җирлеге – буаларга бай. Аларның чисталыгын саклау, булган чүптән арындыру – безнең бурыч. Авыл советы активы су буйларында ел саен өмә уздыра.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында

Рәмилә Сәләмова 

Фото –  Вәрәшбаш авыл җирлеге архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев