Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшел Мөслим

Чисталык күпме тора?

Булганны кадерләп тотарга өйрәнер өчен тәрбияле булу кирәктер.

Мөслимне күпме генә матурласаң да, кеше тирә-юньне чисталыкта тотарга өйрәнмәсә, ялкаулык төзеклеккә чик куячак.

– Мөслим авыл җирлеге Советы карары нигезендә, территорияләрне (җир кишәрлекләрен) җыештыру, чистарту һәм санитар карап тоту физик һәм юридик затларга йөкләнә. Җир кишәрлекләре хуҗалары коймадан 5 метр аралыкта җыештыру, чистарту эшләре башкарырга тиеш. Бу таләп үтәлмәсә, гаепле затлар “Торак пунктлар һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу” административ хокук бозулар турындагы ТР кодексы буенча җавапка тартылачак. Штраф күләме дә саллы: гражданнарга ике меңнән өч мең биш йөз сумга кадәр, вазыйфадагы затларга – унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр, юридик затларга ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитет җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Мөслимнең күп кенә урыннарында кеше буе чүп үләне үсеп утыра. Ялгызы гомер иткән әбиләр булса, аңлап та булыр иде! Тик гаиләле, әзмәвердәй
ир-атлар булган кайбер ихата алларында, берничә оешма-предприятие алдында шушы хәл күзәтелә. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев