Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшел Мөслим

Агач утырту – изге эш

“Урманнарны саклыйк!” халыкара агач утырту акциясенә мөслимлеләр дә кушылды.

Мөслим авылында “Тамчы” йөзү бассейны янындагы мәйданда 150 төп нарат үсентесе утыртылды. Чарада Район Советы һәм Башкарма комитеты, хастаханә, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, политехника техникумы, район үзәгендәге мәктәпләрнең укытучылары катнашты. 

– ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы табигатькә сакчыл караш тәрбияләүче акцияләрне даими үткәрә. Чараның максаты – урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау мәсьәләсенә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү. Җирлегебездә узган ел 7 меңнән артык агач утыртылды, быел бу сан 3004 үсентене тәшкил итә, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

– Акциядә ел саен теләп катнашам. Без утырткан үсентеләр матур итеп үссен. Шушы урынга җиләккә, гөмбәгә йөрергә насыйп итсен! Агач утырту күңелгә рәхәтлек бирә, горурлык хисләрен уята, – ди Мөгалимә Сәйделова.

Агачлар, яшеллек күбрәк булган саен яхшырак.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев