Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Адаптив физкультура дәресләре үткәрелә

Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында көн саен адаптив физкультура дәресләре үткәрәләр.

Физкультура белән шөгыльләнү һәм социализация - функциональ мөмкинлекләрне киңәйтергә, сәламәтлекнең торышын яхшыртырга, өлкәннәрнең һәм инвалидларның тәнен һәм рухын ныгытырга ярдәм итүче нәтиҗәле тернәкләндерү ысуллары.  Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында көн саен физик яктан гына түгел, психологик киртәләрне дә җиңәргә ярдәм итә торган адаптив физкультура дәресләре үткәрәләр.
Мондый физик күнегүләр баш миендә кан әйләнешен яхшырта һәм, бу бик мөһим, кислород һәм туклыклы матдәләр санын арттырырга ярдәм итә. Бу ми күзәнәкләрендә матдәләр алмашын тизләтергә, шулай ук хәтер, игътибар һәм фикерләү кебек  функцияләрне яхшыртырга ярдәм итә.
Инвалидлыгы булган кешеләр өчен адаптив физкультура - ул һәрвакыт актив ял, аралашу, үз-үзеңне раслау, төрле уңай хисләр кичерү мөмкинлеге.  

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортын архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев