Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сау бул җәй!

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен күңел ачу чарасы үткәрелде.


- Картлар һәм инвалидлар өчен Мөслим интернат-йортында мәдәни чаралар оештыручы Азия Заһидуллина «Сай бул җәй!» дип аталган кызыклы музыкаль-күңел ачу чарасы  үткәрде. Чараның максаты: уңай эмоцияләр булдыру, интернат-йортта яшәүчеләр арасында дуслык үзкыйммәтен ныгыту. Бәйрәмне үткәрүдә һәм әзерләүдә учреждениенең барлык хезмәткәрләре, биредә яшәүчеләр җәлеп ителде. Территорияны шарлар белән бизәделәр, бәйрәмчә музыка яңгырап торды. Учреждение эшчеләре матур милли киемнәрдән өлкән яшьтәгеләр белән уеннар, биюләр оештырдылар, табышмаклар чишү үткәрделәр.Үзешчән артистыбыз Фәрит Сәйфиев, волонтер Эльза Хисамиева һәм «Өмет» вокаль ансамбле бәйрәмне үзләренең чыгышлары белән бизәделәр. Өлкәннәребез спорт ярышларына да актив кушылдылар. Дартс, “Кем тизрәк”, “Бәйрәм таксие”, “Иң төз атучы” һәм башка төр ярышларда үзләренең мөмкинлекләрен сынадылар. Бүгенге чарада безнең коляскада йөрүчеләр зур активлык күрсәттеләр - «Иң төгәл атучы» һәм «Кем тизрәк»уеннарында 1 урын өчен бүләкләр алдылар.
Үткәрелгән мәдәни чара өлкән буын кешеләренә мәшәкатьләрдән арынырга, энергия, яхшы кәеф белән алырга мөмкинлек бирде. Һәр катнашучыга, уеннарда һәм күңел ачуларда җиңүчегә бүләкләр тапшырылды.
Бөтен коллектив һәм интернат-йортта яшәүчеләр исеменнән бүләкләр, призлар белән тәэмин иткән өчен Чаллы шәһәреннән волонтерыбыз Индира Фатыйховага зур рәхмәтебезне белдерәбез, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат- йортыннан!

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат- йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев