Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«СалаваTik»лар 5 миллионнан артык карау җыйды!

Татарстан Республикасында зур популярлык казанган «СалаваTik» вокаль төркеме YouTube та 5 155634 карау җыйды.

«СалаваTik»лар 5 миллионнан артык карау җыйды!

Татарстан Республикасында зур популярлык казанган «СалаваTik»  вокаль төркеме YouTube та 5 155634 карау җыйды.

«СалаваTik» проекты 2021 елдан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла башлый. Әлеге җырлы-биюле проектның нигезендә үсеп килүче буынга татар телендәге җырларны бүгенге заман баласы телендә җиткерү, аңлаешлы формада өйрәтү һәм таныту ята. 2021 елда башланып киткән проект кысаларында барлыгы 59 җыр яздырылды, һәрберсенә видеолар төшерелде. Әлеге видеолар YouTube та барлыгы 5 155634 карау җыйды.

Проект кысаларында, буыннан-буынга  сакланып килә торган татар халык тырлары белән беррәттән, халык арасында популяр булган, бигрәк тә балаларда кызыксыну уяткан эстрада җырлары, танылган автор-композиторларның уртак хезмәт җимешләре дә башкарыла. «СалаваTik»лар башкарган җыр текстлары һәм ноталары ай саен "Салават күпере" журналында басылып килә.

«СалаваTik»лар нәни дусларына дистәләгән концертлар, ишегалды бәйрәмнәре оештыра, шәһәр һәм республика чараларында чыгыш ясый. 2024 елның иң башында - 15 гыйнварда 19.00 дә "Чулпан" мәдәният үзәгендә Яңа ел концерты да «СалаваTik»лардан балаларга зур бүләк. Җырлы-биюле мультимедиа әкият нәни дусларыбыз күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев